2022 елның 10 гыйнварында Арчабызнын бала тудыру бүлегендә 2022 елда туган беренче балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды.
«Елның беренче баласы» исеме өчен ике әнинең дә ярышуы узган еллардан аерылып торды. 2022 елның 6 гыйнварында 25 минут аерма белән ике кыз туа, шуңа күрә тантаналы шартларда ике гаилә-Марат Дамир улы һәм Зилә Илгиз кызы Галиевлар, Радик Назыйм улы һәм Наталия Евгеньевна Хөсәеновлар туу турында таныклыкларны алдылар.
Район башлыгы И.Г.Нуриев, дулкынланган һәм бәхетле әтиләр сабыйларын каршы алганнан соң, туу турында таныклык, Р. Н. Миңнеханов исеменнән котлау адреслары, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр һәм балаларга уенчыклар тапшырды.
«Баланың берече елмаюыннан ата-ананың яңа дөньясы башлана. Бала туу һәр ата-ана өчен һәрвакыт зур шатлык. Сезне бу бинага кимендә өч тапкыр килергә чакырам», - дип билгеләп үтте Илшат Габделфәртович, ата-аналарны котлап.
Әти-әниләрне яңа туган сабыйлары белән Арча РҮХнең баш табибы Идрисов Р. И. да котлады
Шуны да билгеләп үтәсе килә, яңа елның беренче көнендә Казанда беренче 2 арчалы дөньяга килгән. РКХнең перинаталь үзәгендә Илназ Рәдиф улы һәм Илүзә Илдар кызы Гәрәевлар гаиләсендә уллары туды, Линар Рәшит улы һәм Виктория Юрьевна Мөхәммәтвалеевлар гаиләсендә Казан шәһәренең 7нче номерлы ШКХдә кызлары туды. Бәхетле әти-әниләрне кечкенә бәхет төеннәре белән котлыйбыз. Сезнең гаиләләрдә һәрвакыт тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, балалар зур шатлык һәм иң зур горурлык булсын!