8 гыйнвар көнне Кайбыч ГХАТ бүлегендэ беренче бала тууы теркәлде. Аллаяровлар Данис һәм Динара гаиләсендә беренче бала, уллары Данияр дөньяга аваз салды. Бала 3560 грамм авырлык белән 10 сәгатъ 10 минутта туган. Даниярның әти әнисе балага беренче документны туган яклары Кайбыч ЗАГСында алырга теләгәннәр.