70 ел бергә гомер иту – зур бәхет. Бу юбилейны билгеләп үтүче парлар бик сирәк. Баулы шәһәрендә яшәүче Галиәкбәровларның гаиләсе шушы зур бәхеткә ия булды. Узган елларга карап, Әнвәрд Фатыйх улы белән Фәһимә Фәтхулла кызы үзләренең озын гомерләренә һәм тугры мәхәббәтләренә шатланып яшиләр.
Әнвәрд Фатыйх улы Баулы районының Мактаулы гражданины. Аның эчке эшләр органнарында гомуми хезмәт стажы 30 елдан артык. Барлык казанышларны исәпкә алып, аңа полковник исеме бирелде, аның хезмәте күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, медальләр белән билгеләп үтелде. Пенсиягә чыккач, ул иҗтимагый эшкә чума – башта Эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасын җитәкли, аннан озак еллар район ветераннар советы рәисе була. Фәһимә Фәтхулла кызы үзен 36 елдан артык шәфкать туташы булып эшләп, кешеләрне дәвалауга багышлаган. Галиәкбәровлар гаиләсе 3 бала тәрбияләп үстергән, 5 оныгы, 5 оныкчыгы бар.
Галиакберовларның гаилә тормышының бәхет серләре гади һәм аңлаешлы: үзара аңлашу,ярдәмчеллек, ихтирамлы мөнәсәбәт. Алар тормышны яраталар, һәр яңа көнгә сөенеп яшиләр һәм җитмеш ел дәвамында гаилә учагын саклыйлар.