Алтын туй-ул илле еллык никах. Әлеге юбилей символы булып иң кыйммәтле металлларның берсе — алтын тора. Илле еллык никах-ул авыр хезмәт. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылыкларын исбатладылар.
2022 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә Нәфис Харис улы һәм Клара Гариф кызы юбилейларын барлык гореф – гадәтләрне үтәү белән тантаналы рәвештә теркәделәр ирле-хатынлы янә мөһим документка үз имзаларын куйдылар, бары тик хәзер Әлмәт шәһәренең мактаулы юбилярлары китабы иде.
Халык шагыйрәсе, Р.Төхфәтуллин, С.Сөләйманова исемендәе әдәби премияләр иясе.Әлмәт шәһәренең, Сарман районының мактаулы гржданы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, РСФСР мәгариф министрлыгының “Укытучы-методисты”, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре илледән артык китап авторы Булатова Клара Гариф кызы 1936 елның 18 март аенда Сарман районы, Карамалы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. 7 класс белемне Сарман районы Ләке урта мәктәбендә ала. Казанда Ленин исемендәге югары йортның тел һәм әдәбият бүлеген кызыл диплом белән бетерә.
1970 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Әлмәт шәһәренең почетлы гражданы профессионал язучы булса да ул бөтен гомерен тарар телен саклауга, үстерүгә багышлый 50 елдан артык балалар укыта, Әлмәт районындагы Мәдәният чараларын Клара Булатовасыз үтми.
Нәфис Харис улы Рафигуллин 1947 елның 7 апрель аенда Нәдер авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. 1963 елны Нәдер 8 еллык мәктәбен тамамлагач «Зәй» колхозында атлы эштә маллар караучы булып эшли башлый, эштән аерылмыйча кичке мәктәптә укып 11 классны тәмамлый. 3 ел Совет Армиясендә взвод командиры булып хезмәт итә.Свердловск хәрби училищасын, Дзержинский исемендәге Акадямияне тәмамлый, 25 еллык хәрби хезмәттә майор дәрәҗәсенә ирешә.
Нәдер авыл советында эшләгән вакытта яңа мәктәбнең проекты ясала һәм төзелү буенча федераль программага кертелә.Нәдер авылының мәчет проекты,печате,счеты булдырыла,фундамент, блоклар кайтарыла.
Асфальт,юллар салына башлый,авылның бйтен урамнарына эчә торган су кертелә башлый.2 этажлы яңа балалар бакчасы эшли башлый.
Язмыш Клара апаны солдат Нафис абый белән Кәшер мәктәбендә очраштыра.Нәфис абыйның төпчек сеңлесе Тәнзилә, Клара апада укыган була.
Нәфис абый белән Клара апа 27 декаберьдә беренче тапкыр очрашалар һәм 7 гыйнвар көнне туйларын билгеләп үтәләр.
Зур куанычлары булып уллары Марс дөньяга килә, шуннан бирле 50 ел бергә бәхетле гомер кичерәләр.
Озак еллар эчендә Нәфис абый белән Клара Апа барлык кыенлыкларны бергәләп җиңеп, бер-берсен сүзсез аңларга өйрәнделәр. Уртак тормыш юлы дәвамында алар барлык эшләрдә, бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә өйрәнделәр.
Бүген алар өчен тормышның яме - гаилә булып тора. Алар искиткеч ул тәрбияләп үстергәннәр, бәхетле әби – бабайны оныклары сөендерәләр. Юбилярлар үзара бәхет өчен бер-береңне аңлау, сабырлык һәм татулык кирәк,- диләр.
Юбилярны район Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт шәһәре бүлеге җитәкчесе Зарипова Ландыш Нәгыймулла кызы, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Әмирова Гүзәл Рәис кызы котлады . Юбилярлар исеменә шулай ук Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы Шаһиев Рәфкать Ширияздан улы да хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Кадерле юбилярлар! Сезнең юбилей - ул ничек яшәргә һәм яратырга, гаилә учагын булдырырга һәм аның җылысын сакларга өйрәтә. Сезгә мәхәббәт хисе, элеккеге кебек үк, сезнең йортыгызда җылылык һәм тынычлык булсын дип телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, игелек телибез!