14 май – Халыкара гаилә көне алдыннан Чүпрәле район үзәк хастаханәсенең бала табу бүлегеннән яңа туган Россия Федерациясе гражданины Владимир Витальевич Тяхиның чыгару чарасы узды.
2022 елның 13 май көнендә Халыкара гаилә көне уңаеннан Балтач районы мәдәният йортында 50-55 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләү танатасы узды.
Чакырылган гаиләләр барлык стереотипларга каршы килеп чәчәкле май аенда гөрләтеп туй үткәргән, гаилә корган һәм район халкына үрнәк булып тормыш итәләр.
Иң элек гаиләләр үзләрен аш-су лабороториясендә сынадылар, искитмәле десерт – трайфл әзерләделәр. Гаиләдә чыгып торган талашу, аңлашылмаучанлык тирда юкка чыгарылды.
Халыкара гаилә көне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елның 20 сентябрендә гамәлгә куелган. Гаилә-һәр кеше тормышында иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык, хөрмәткә өйрәнәбез. Гаиләдә һәр кешенең тормышы башлана.
Халыкара гаилә көне безнең тормышыбызда гаиләнең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерә. Агымдагы ел башыннан Әлмәт районында 255 пар үзләренең никахларын теркәгән. 668 бала туган.
14 май көнне Кайбыч ГХАТ бүлегендэ халыкара Гаилә көне алдыннан Абдулхаировлар Данис һәм Ләйсәнә үзләренең кызыл туйларын билгеләп үттеләр.
Бала туу – әйтеп бетергесез зур бәхет. Һәрбер гаилә бу вакыйганы зур түземсезлек белән көтә. Мамадыш шәһәренә яшәүче Шариповлар гаиләсенә дә зур бәхет килде – ике кызларыннан соң уллары туды. Халыкара гаилә көне уңаеннан үткән чарада уллары Аязга тантаналы рәвештә беренче документы тапшырылды. “Бәби туе” тантанасын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова алып барды.
Хөрмәтле татарстанлылар!
15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
1993 елда БМО карары белән билгеләнгән бу истәлекле дата гомумкешелек кыйммәтләрен – гаилә тормышы бәхетен, өй учагы җылысын, иң якын кешеләр һәм туганнар белән аралашуның мөһимлеген һәм әһәмиятен символлаштыра.
15 май-Халыкара гаилә көне алдыннан ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Кадиров Рәфхәт Гарипович һәм Рәшидә Мингалеевнаны 60 ел бергә тормыш иткэн юбилейлары, бриллиант туйлары белән котладылар.
Бүген Кама балалар медицина үзәгендә бертуган игезәкләрен Туйкиннар Михаил һәм Дмитрийның тантаналы рәвештә чыгару булды.