Гаилә көне алдыннан 13 нче май көнне Саба мәдәният йортында “Балкыш” театр коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Күз нурларым” спектаклен куйды.
2022 елның 13 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чаралар циклы кысаларында Әхмәтҗановлар гаиләсенең якут туйлары тантанасы узды.
Балалар хастаханәсендә оештырылган дәресләрдә булачак әниләрне яңа туган балаларын карарга, тәрбияләргә өйрәтү белән генә чикләнмиләр. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре аларга бала туу белән бәйле булган хокукый мәсьәләләр буенча да киңәшләр бирәләр.
Яңа туган баланың дөньяга аваз салуыннан да зур могҗиза бар микән? Бу гаилә өчен иң мөһим, иң көтеп алган вакыйга.
2022 елның 13 маенда Халыкара гаилә көне алдыннан Балык Бистәсенең «Дельфин» спорт комплексында Балык Бистәсе районының гаилә командалары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Анда 5 гаилә катнашты.
2022 нче елның 13 нче маенда Күки авылында «Демография» темасына түгәрәк өстәл узды. Гаилә төзү, гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар һәм гаиләләр булдыруга комачаулаучы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, туучылар саны кимү, никахлар саны кимү, аерылышучылар саны арту проблемалары игътибар үзәгендә булды.
13 нче май көнне Актаныш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе“ дәресләре үткәрелде. Очрашуның кунаклары – Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең 9 сыйныф укучылары булды.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Балтач ГХАТ бүлеге «Минем гаилә гербы» рәсем конкурсы игълан иткен иде. Бәйгегә бик күп кызыклы, эчтәлекле рәсемнәр кабул ителде.
Гаилә – ул дөньяда яшәуче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Гаиләдә генә бәхетле сабыйлар туа һәм гомер буе әти – әни назын тоеп яши.
13 майда, Халыкара гаилә көне алдыннан, «Ныклы гаилә» проекты кысаларында, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Роберт һәм Мәдинә Хәйруллиннарны, Марсель һәм Фәйрүзә Хаҗиевларны алтын туйлары белән котлады.