Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне чын күңелдән искиткеч яз бәйрәме - Беренче Май белән котлыйбыз!
2022 нче елның 28 нче апрелендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Хабибуллиннар гаиләсе Роберт Нури улы һәм Тәскирә Нотфулла кызы зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр. Ирле-хатынлы Хәбибуллиннар барлык сынауларда җиңеп бер-берсенә булган хисләрен саклап кала алдылар, биш баланы лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерделәр һәм бу гаилә үрнәк гаилә булып тора.
2022 елның 29 апрель аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 600 бала туу турында акт теркәлде. 20 апрель көнне Медведев Иван Валерий улы һәм Ирина Александр кызы гаиләсендә малай бала туган. Балага матур Иван исеме кушылды.
Җирле үзидарә көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече Ләйсән Ибушева үз эшчәнлегенә лаеклы бәя – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең Мактау грамотасын алды.
Балачактан һәркемгә таныш җырлар бар, без аларның сүзләрен яттан беләбез. Шундыйларның берсе – үлемсез «Катюша». 1938-1939 елларда Блантер һәм Исаковский тарафыннан язылган бу җыр Бөек Ватан сугышы вакытында бик популяр булган һәм илебез өчен авыр сынауларны җиңү символы булып торган.
Бәхет-ул гади. Ул ярымметрдан башлана… Нулат ГХАТ Идарәсендә «яңа туган балага бүләк» акциясе шундый сүзләр белән башланып китте. Барлык гаиләләр дә төрле, әмма сабыйлар туу белән бергә бәхетле.
Җиңүгә 77 ел була. Тиздән илебез Бөек бәйрәм-Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Безнең илдә бу куркыныч сугышны читләтеп үткән гаилә юк. Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда әлеге бәйрәм вакыйгасына багышланган юбилярлар парады узды.
Никита Сергеевич һәм Татьяна Васильевна Кочетковлар гаиләсендә беренче бала, уллары Илья туды. Ильяның исеме борынгы Элиях исеменнән тәрҗемәдә «дин тотучы» дигәнне аңлата.
27 апрель көнне Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Чистай шәһәре территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык чорында үткәрелә торган гомумшәһәр өмәсендә катнаштылар.
2022 нче елның 28 нче апрелендә Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән Ярулиннар гаиләсе Искәндәр Әхмәдулла улы һәм София Мостафаевна алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котлау тантанасы булып узды.