2022 елның 15 маенда Халыкара гаилә көнендә Нурлатта беренче тапкыр игезәкләр фестивале «Икеләтә бәхет» узды. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге фестивальнең партнеры буларак катнашты. Яңа проектта барлыгы 18 пар игезәкләр катнашты.
Бер-берсенә охшаган ике тамчы судан. Өлкәннәр күчермәләре һәм бөтенләй бәләкәчләр. Әмма алар барысы да үзенчә уникаль һәм кабатланмас. Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә игезәкләр җырладылар һәм биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, үзләренең электрон презентацияләрен күрсәттеләр.