ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2022 ел
шимбә

Җиңү көне алдыннан бөтен Россия буенча яшь парлар Бөек Ватан сугышын үткән ата-бабаларын искә алып Мәңгелек ут янына чәчәкләр алып киләләр. Бу матур гадәт никахлашу көненең аерылгысыз бер өлешенә әверелде.

65 ел элек 1957 нче елның 7 нче маенда Миннулла абый белән Мәгтәзия апа дәүләт каршында никахларын теркиләр. Алар икесе дә гомерләрен туган Арташ авылларына багышлыйлар. Бер урамда үсәләр, кечкенәдән дус булалар. Бер-берсенә булган мәхәббәт хисләрен аңлагач, ямьле май аенда гаилә корып җибәрәләр.

Җиңү көне алдыннан, елдагыча ГХАТ хезмәткәрләре тыл хезмәткәрләре Круглова Анастасия Иван кызын һәм Муринова Анна Игнат кызын бәйрәм белән котлап, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырдылар.


6
май, 2022 ел
җомга

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Җиңү көне белән котлыйм!

9 май - илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле һәм дулкынландыргыч бәйрәм, Ватанны саклаучыларга тирән хөрмәт һәм хәтер билгесе.

Бөек Җиңу көне алдыннан Арча районында Хөснулла Хизбулла улы һәм Кадрия Әһми кызы Фазуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Алтын туй – ул тулы бер тормыш, озак еллар дәвамында авыр хезмәт җимеше.

Күптән көтелгән тулы канлы яз килде, күңел җылысы һәм кояш җылыта, ә күзләрен майның якты төсләре сөендерә. Язылу датасын нәкъ менә шушы айга билгеләү өчен менә дигән сәбәп.

Ринат һәм Эльвира Минязов бәхетле ата-аналар булдылар. Гаиләсендә Данияр һәм Далер исемле ике искиткеч сабый туган.

2022 елның 6 маенда, Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан, «Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай Никахлашу сарае махсус кунаклар – 14 яшькә җиткән Россиянең яшь гражданнары, шулай ук аларның әти-әниләре, әби – бабалары өчен бик мөһим вакыйга-Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру буенча ишекләрен ачты.

6 май көнне «Казан» Гаилә үзәгендә Җиңү көне алдыннан Алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. Казан шәһәре ГХАТ идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Елена Студеникина һәм Казан шәһәре ГХАТ идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Ильина юбилярларга җылы сүзләр, рәхмәт сүзләре җиткерделәр.


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Матур дата 2022 нче елның 5 нче май көнендә Саба муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 22 нче актлар язуы теркәлде. Уткин Александр Николай улы һәм Рәхимова Әнисә Ринат кызы рәсми рәвештә язылыштылар. Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Алсу Шайхутдинова яшь гаиләләрне котлап гаилә бәхете, иминлек һәм эчкерсез мәхәббәт теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International