Исем – таныклыктагы графа гына түгел, ә кешенең гомерлек юлдашы. Исем сайлаганда кемдер мәгънәсенә, кемдер матурлыгына, кемдер популярлыгына таяна. Ләкин исемнең кешегә йогынтысы барына ышансак, бу сайлауның зур эш икәнен дәлилләү дә кирәкмәс.
Шул уңайдан «Ак калфак» оешмасы белән берлектә 2021 нче елның нәтиҗәләре буенча исемнәргә анализ ясалды, «Иң татар», «Иң мәгънәле», «Иң сирәк татар исеме» буенча кыз һәм малайлар исемнәре сайланды. Җиңүчеләр Халыкара гаилә көне алдыннан Язылышу сараенда тантаналы рәвештә бүләкләнде. Бәхет елмайган сабыйга истәлекле метрика бүләк ителде, әти-әнисенә татар халкы тарихы энциклопедиясе тапшырылды.
«Ак калфак» оешмасының Мамадыш районы бүлеге җитәкчесе Розалия Ибраһимова әти-әниләргә исем кушуга зур җавапчылык белән караган өчен рәхмәтләрен җиткерде, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова элеге чараның даими рәвештә үткәреләчәгенә өмет багълады.