Азнакайда тантаналы рәвештә яңа ЗАГС бинасына нигез салынды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

2022 елның 16 маенда Азнакай шәһәрендә тантаналы һәм шатлыклы вакыйга булды: ЗАГС идарәсенең яңа бинасына нигез салынды, ул Гаилә паркында урнашачак.

Яңгырдан курыкмаган азнакайлылар бу истәлекле чараның шаһитлары булдылар. «Татнефть» җэмгыяте генераль директоры урынбасары, Татарстан Республиксы Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев азнакайлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

Бу көннәрдә бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләп үтүче, якташларыбыз Зәйнәп һәм Әсгать Гәрәевлар да тантаналы чарада катнаштылар һәм бүгенге чара уңаеннан уз шатлыкларын белдерделәр. Азнакайда күп яшь гаиләләр булсын, алар бәхетле булсын, дип теләделәр.

Киләчәк буыннарга теләкләр язылган капсуланы нигез итеп калдырып, җитәкчеләр яңа ЗАГС бинасы нигезенә беренче таш салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International