2022 елның 16 май көнендә гаилә көне уңаеннан Балтач районы ГХАТ хезмәткәрләре «Факел» яшьләр үзәге белән берлектә яшь гаиләләр өчен күңелле бәйрәм оештырдылар. Чара районның яшь, матур гаиләләре өчен кызыклы ярышлар, квестлар белән үрелеп барды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова һәр гаиләне юбилейлы туй көннәре белән котлап, алтын туйга җитүләрен теләде.