Истәлекле очрашу “Тату гаилә – ил терәге”

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

16 май көнне Сарман район мәдәният йортында “Тату гаилә – ил терәге” дигән зур кичә үткәрелде. Ул Изге Болгар җирендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга, Россиядә мәдәни мирас елына һәм Халыкара гаилә көненә багышланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова кичәдә катнашучыларны һәм тамашачыларны Гаилә көне белән тәбрикләде. Кичәдә районның фольклор коллективлары халкыбызның каурый йолку, туй йолалары - никах, исем кушу, су юлы күрсәтү, бүләк багу һәм башка күренешләрне сәхнәләштерделәр. Халкыбызның иң матур җырлары яңгырады, биюләр башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International