Өч буын бергә яши!

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Районда юбилярларны хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Безнең максат – алар үрнәгендә яшьләрнең ныклы гаиләләр төзүеп балаларын мәхәббәтт тәрбияләргә өндәү. Үрнәк булып торучы шундый гаиләләрнең берсе – Минҗановлар гаиләсе, Арча районының Зур Бирәзә авылында яши.

Өлкән буын Минҗановлар Равил абый белән Тәслимә апа – 60 ел бергә гомер итәләр, урта буын, уллары Ришат белән киленнәре Тәнзилә 27 ел кулга-кул тотынышып матур гаилә булып атлыйлар, оныклары Рифат белән төпчек киленнәре Гөлия  быел җитен туйларын билгеләп үтәчәкләр.

Халыкара гаилә көне алдыннан балалары, оныклары Һәм оныкчыклары кадерле әти-әниләре өчен бәйрәм оештырдылар. Хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина А.М., район ветераннар советы рәисе Хәмидуллина Р.Ш. «яшь парларны» бриллиант  туйлары белән котлап, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән котлау хаты һәм ГХАТ бүлегенең истәлекле бүләк тапшырдылар.

Бу тату гаиләдә балаларны иң тулы канлы тәрбияләү бара, чөнки, буыннар бәйләнеше, гореф-гадәтләрне тапшыру бара, чөнки өлкән Минҗановлар аларга хезмәт сөючәнлек һәм бер-берсенә карата хөрмәт үрнәге күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International