Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Җиңү көненә багышланган «Гаиләчелек» дәресе үтте

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаиләчелек» электив курсы буенча Җиңү көненә багышланган дәрес үтте.

Укытучы Любимова Надежда Александр кызы җитәкчелегендә педагогия колледжы студентлары Бөек Ватан сугышына багышланган программа әзерләгәннәр. Алар сугыш вакыты көнкүреше турында күренеш күрсәттеләр, «Месяц май» дигән бию башкардылар, «До свидания, мальчики» дигән шигырь укыдылар. Кызларга фронттан җибәрелгән хатларны уку нык тәэсир итте. Надежда Александр кызы үзенең сугышта булган бабасы турында сөйләде, студентларга аның орденнарын күрсәтте.

Безгә тыныч тормыш бүләк иткән бабаларыбызның батырлыкларын онытмыйча, алар өчен горурлык хисен саклап яшәсәк кенә матур киләчәккә өметебез бар.  Күкләребез аяз булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International