Ә сез Чуковскийның кайсы әкияте туган көн бәйрәме белән башланып туй белән тәмамланганын беләсезме? Агросәнәгать көллиятенең 4нче курс студентларына бүген бу һәм башка күп кенә мәсьәләләр өстендә баш ватарга туры килде.
17 гыйнварда Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2023 елда яңа туган балаларга таныклыклар тапшыру тантанасы узды.
Бүген Советлар Йортында узучы атналык киңәшмәдә Түбән Кама шәһәренең иң яхшы Яңа ел мәйданчыкларын бүләкләү тантанасы узды. Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе «Тылсымлы әкиятләр, кышкы төшләр» номинациясендә дипломга лаек булды.
2023 елның 14 гыйнварында Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре башлыгы Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинның түгәрәк өстәл артында өлкән буын вәкилләре, район һәм шәһәрнең иң актив халкы белән ел саен уздырыла торган очрашуны үткәрде.
2023 елның 14 гыйнварында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 5 пар никахларын теркәгән. Яңа ел башыннан бирле барлыгы 9 пар никахлашкан.
2023 елның 14 гыйнвар аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Биккулов Наил Ривгат улы һәм Сәгыйдә Мәхмүт кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2023 елның беренче эш атнасында 22 пар никахларын законлы рәвештә теркиләр. Шулай ук 2023 ел башыннан Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 50 сабый тууы теркәлгән.
Туу турында таныклыкны кайда һәм ничек алырга?
Балага әнисенең һәм әтисенең фамилияләрен кушып бирергә мөмкинме?
Нинди исемнәр хәзер иң популяр?
Яңа елның беренче пары безнең хәтеребездә матур, яшь һәм креатив кияү һәм кәләш булып калачак! 2023нче елның 13нче гыйнвар көнендә Рамил һәм Алина Корбановлар быелгы туйлар сезонын ачып җибәрделәр.
2023 нче елның 13 нче гыйнварында Район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә тәүге сабыйны өенә озаттылар. Бу шатлыклы мизгелләрне Байлар Сабасыннан Шәмсевәлиевлар гаиләсе кичерде. Илдар һәм Диләрәнең нәни уллары 9 нчы гыйнвар көнне туды. Аңа Илназ дип исем кушалар.