17 гыйнварда Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2023 елда яңа туган балаларга таныклыклар тапшыру тантанасы узды.
2023 елда беренче булып кыз Айназ һәм малай Имир дөньяга килә. Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова ата-аналарны балаларының тууы белән котлады. Ул ата-аналарга балаларының беренче документларын һәм истәлекле бүләк тапшырды, ата-аналарга һәм балаларга сәламәтлек теләде.
Районда мондый чаралар традициягә әверелде. Бала табу ата-аналар өчен мөһим вакыйга гына түгел, ә зур җаваплылык та. Балаларыбызны дөрес тәрбияләү мөһим, чөнки киләчәктә нәкъ менә бу балалар безнең районны үстерәчәк. Алар сәламәт һәм бәхетле үссеннәр!