Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаиләчелек» электив курсы буенча дәрес узды

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Ә сез Чуковскийның кайсы әкияте туган көн бәйрәме белән башланып туй белән тәмамланганын беләсезме? Агросәнәгать көллиятенең 4нче курс студентларына бүген бу һәм башка күп кенә мәсьәләләр өстендә баш ватарга туры килде.

Гаиләчелек укытучылары Ильгузина Людмила һәм Малова Ольга аларны ике командага бүлеп чын ярыш оештырдылар. Балаларга Идел буе халыкларының туй традицияләре турында кызыклы фактлар сөйләделәр, алар өчен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» һәм тагын бик күп конкурслар оештырдылар, биремнәрне бирделәр.

«Бароннар» дип аталган команда иң күп балларны җыеп беренче урынны яулады, алар диплом һәм татлы приз белән бүләкләнделәр. Икенче команда да татлы бүләксез калмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International