Бүген Иске Яңа ел алдыннан «Ныклы гаилә», «Гаилә. Тынычлык нигезе» проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Рәшит һәм Фәния Зәкәриевларны Алтын туйлары белән котлады.
Сафиннар гаиләсендә 5 январь көнне гаиләдә икенче бала булып ир бала дөньяга аваз салды. Сабыйга матур, мәгнәле Дияз исемен сайладылар.
2023 елның 13 гыйнварында Менделеевск районы ГХАТ Идарәсендә 2023 елда беренче пар - Руслан һәм Диләрә Хәбибуллиннарның никахы теркәлә.
13 гыйнвар көнне, Минзәлә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә, елның беренче гаиләсе төзелү турында акт төзелде.
2023 елның 13 гыйнварында Чистай никахлашу сараенда Саблевларның тантаналы рәвештә никахлары теркәлде. Яшь һәм чибәр пар Ангелина Григорьевна һәм Евгений Андреевич 2023 елда беренче булып никахларын теркәгәннәр. Никахлашу тантанасы махсус сценарий буенча үткәрелде.
13 гыйнварда Иске Яңа ел алдыннан «Ныклы гаилә», «Гаилә. Тынычлык нигезе» проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2023 елда Сарман районының бала тудыру йортында беренче туган сабыйны Данисны котлады. Бала 2023 елның 3 гыйнварында Раушан һәм Алия Саубановлар гаиләсендә туа.
Бүген Баулы ГХАТ бүлегендә 2023 елның беренче пар никахы теркәлде. Батршин Инзил һәм Шәрәфетдинова Илнара өч ел элек танышып, ниһаять, үз язмышларын берләштерергә булганнар.
2023 елның 12 гыйнварында Арча үзәк район хастаханәсенең акушерлык бүлегендә 2023 елда беренче арчалыга туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Күп балалы гаилә – бәхетле гаилә! Андрей һәм Алевтина Огибиннар алтынчы тапкыр әти һәм әни булдылар. 10 гыйнвар көнне 4 сәгать 46 минутта аларның уллары Максим дөньяга килде.
2022 елның нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 564 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән – 45 туу, никах теркәү турында – 66, аерылышу турында – 47, уллыкка алу турында – 2, ата булу турында –16, үлү турында – 378.