13 гыйнварда Иске Яңа ел алдыннан «Ныклы гаилә», «Гаилә. Тынычлык нигезе» проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2023 елда Сарман районының бала тудыру йортында беренче туган сабыйны Данисны котлады. Бала 2023 елның 3 гыйнварында Раушан һәм Алия Саубановлар гаиләсендә туа.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, районының Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина да җылы теләкләрен җиткерделәр. Сабыйга, әти-әниләренә, якыннарына сәламәтлек һәм бәхетләр телибез.