Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлеге статистикасы

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

2022 елның нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 564 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән – 45 туу, никах теркәү турында – 66, аерылышу турында – 47, уллыкка алу турында – 2, ата булу турында –16, үлү турында – 378.

Иң олы яшьтәге әни булып 38 яшьлек әни булды. Бу аның икенче баласы.

Әти-әниләр сабыйларын Эмилия, Адел, Әмирхан, Адилә, Рамил, Зөлфия, Зифа, Ризван, Марк дип исем кушалар.

15 бала гаиләдә беренче, тагын 15 бала – икенче, 11 бала гаиләдә өченче, ә 4 сабый гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән. Шунысы кызык, 26 малай туу, 19 кыз туу теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International