2023 елның 12 гыйнварында Арча үзәк район хастаханәсенең акушерлык бүлегендә 2023 елда беренче арчалыга туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Район башлыгы Нуриев И.Г. Руслан Насыйхович һәм Эльзира Илсөяровнага уллары Арсенның туу турында таныклыгын, Р.Н. Миңнеханов исеменнән котлау адресын, истәлекле бүләк, чәчәкләр һәм уенчыклар тапшырды.
«Баланың елмаюыннан әти-әнисенең яңа дөньясы башлана. Сезне әлеге бинага ким дигәндә өч тапкыр килергә чакырам», – дип билгеләп үтте Илшат Габделфәртович, әти-әнине котлап. Ата-аналарны яңа туган балалары белән котлап, Арча үзәк район хастаханәсе баш табибы Идрисов Р.И. бүләк тапшырды.
Балаларыгыз әни, әти һәм бөтен гаиләгезнең шатлыгы булып үссен. Гаиләгездә һәрвакыт тынычлык һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, балаларыгыз зур шатлык һәм чын горурлык булсын!