Түбән Кама шәһәрендә Огибиннар гаиләсендә алтынчы бала туган

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Күп балалы гаилә – бәхетле гаилә! Андрей һәм Алевтина Огибиннар алтынчы тапкыр әти һәм әни булдылар. 10 гыйнвар көнне 4 сәгать 46 минутта аларның уллары Максим дөньяга килде. Өйдә сабыйның һәм әниләренең бала тудыру йортыннан чыгуларын түземсезлек белән Максимның өч абыйсы һәм ике апасы көтә.

Яңа ел каникуллары вакытында Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе белгече бала тудыру йортындагы эш урынында 29 баланың тууын теркәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International