Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге узган 2022 елга йомгак ясады. Шулай итеп, ЗАГС бүлеге бер елда 224 бала – 115 малай һәм 109 кыз тууын теркәгән.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 11-нче гыйнвар көнне яңа 2023 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2023 нче елга беренче булып теркәлгэн Радик һәм Милена Миннегуловлар.
Әтисе мөһим миссия башкара-безнең илне саклый. Котлауларга шәһәр мэры Наил Гамбар улы Мәһдиев килде.
Районда 7 гыйнвар иртәсендә 3 кг 856 г. авырлыкта, 54 см буйлы 2023 елның беренче баласы, кыз бала дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әни – Каргалы авылыннан Айгөл һәм Булат Габделхәевлар. Балага алар Зәринә дигән исем кушты. Зәринә – гаиләдә икенче бала. Өйдә аны зарыгып апасы көтә.
Яңа 2023 елда туган Тәтеш районының беренче баласы Олеся исемле матур исемле кыз булды. Ул 5 гыйнварда 3 сәгать 45 минутта Тәтеш бала тудыру йортында туган. Яңа туган баланың авырлыгы - 2 килограмм 626 грамм.
Минзәлә районы ГХАТ булеге елның беренче эш көненен туу турында акт белән башлап җибәрде. Яңа елга ямь өстәп Гоникер Артем һәм Екатерина гаиләсендә, өченче бала булып уллары Александр дөньяга килде. Ә инде 10 гыйнвар көнне икенче туу турында акт теркәлде. Ул Липин Дмитрий һәм Дарьяның уллары тууы турында. Икенче гыйнвар көнне дөньяга аваз салган сабыйгада Александр исеме куелды.
2023елның 9гыйнварында Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2023елның беренче парлары – Илгиз Нияз улы Ахунов һәм Дилә Роберт кызы Кашаповаларның гаиләсе теркәлде.
Яңа Ел – чын могҗизалар була һәм иң изге теләкләр тормышка ашырыла торган вакыт! Яруллиннар гаиләсенә яңа елны Ранель улы бүләк иткән, ул гаиләдә 13 бала туган.
2022 ел нәтиҗәләре буенча Менделеевск районы ГХАТ бүлегендә туу - 73 (2021 ел - 135), үлем – 352 (2021 ел - 451), никах төзү турында – 224 (2021 ел - 136), никахны өзү турында – 97 (2021 ел - 100), уллыкка (кызлыкка) алу турында – 1 (2021 ел - 3), аталыкны билгеләү турында - 45 (2021 ел - 36).
2023 нче елның 7 гыйнвар көнендә район бала тудыру йортында Актаныш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан 2023 нче елның беренче баласын теркәү тантанасы узды. Бәхетле әти - Хәйдәров Ильвир Фәвәсим улы һәм әнисе - Хәйдәрова Алсу Нурулла кызы өченче кызларына Амира исеме куштылар.