Елның беренче балалары

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Минзәлә районы ГХАТ булеге елның беренче эш көненен туу турында акт белән башлап җибәрде. Яңа елга ямь өстәп Гоникер Артем һәм Екатерина гаиләсендә, өченче бала булып уллары Александр дөньяга килде. Ә инде 10 гыйнвар көнне икенче туу турында акт теркәлде. Ул Липин Дмитрий һәм Дарьяның уллары тууы турында. Икенче гыйнвар көнне дөньяга аваз салган сабыйгада Александр исеме куелды.

Бу исем борынгы грек исеме Александрос исеменнән килеп чыга, эчтәлеге буенча ул «кешеләрне саклаучы» диеп аңлатыла. Бәхетле әти-әниләрне уллары туу берән котлыйбыз. Аларга яңа елда уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International