Узган 2022 нче ел йомгаклары

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге узган 2022 елга йомгак ясады. Шулай итеп, ЗАГС бүлеге бер елда 224 бала – 115 малай һәм 109 кыз тууын теркәгән.

Алар арасында популяр һәм сирәк очрый торган матур исемнәр - Аяз, Мәрьям, Әминә, Әмир, Зифа, Раян, Ясминә, Әишә, Мәдинә, Әнвәр, Риана, Амалия, Асель, Кәрим, Камил, Айдан, Әмир, Рәйхан, Самат, Сафия, Сылу, Хәниф, Шамил, Назар, Рәфкать, Сәлимә, Нургиз, Сөләйман.

Узган елның иң зур булып туган баласы 5040 грамм һәм 62 сантиметр булган, иң кечкенә баланың авырлыгы 900 грамм, буе – 34 сантиметр.

Иң яшь әни – 18 яшьтә, ә иң өлкән әнинең яше – 44 яшь. Иң өлкән әтинең яше 58 яшь, иң яшь әтинең яше – 19 яшь.

Моннан тыш, узган елда ЗАГС бүлегендә 320 пар яшь парнын никахы теркәлгән. Иң өлкән кияүгә 80 яшь, кәләшкә 75 яшь, иң яшь кияү һәм кәләш 19 һәм 18 яшьтә никахларын теркәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International