Әлки районында 2023 елның беренче баласы - кыз

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Районда 7 гыйнвар иртәсендә 3 кг 856 г. авырлыкта, 54 см буйлы 2023 елның беренче баласы, кыз бала дөньяга аваз салды. Бәхетле әти-әни – Каргалы авылыннан Айгөл һәм Булат Габделхәевлар. Балага алар Зәринә дигән исем кушты. Зәринә – гаиләдә икенче бала. Өйдә аны зарыгып апасы көтә.

Бәхетле әнине өенә озату тантанасында район Башлыгы Александр Никошин да катнашты. Ул Габделхәевлар гаиләсен сабыйлары туу белән котлады, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Зәринәне каршыларга хастаханәгә туганнары килде. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина, тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова, Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина Габделхәевларга бүләкләр тапшырып, өйләренә озатты.

Шунысы игътибарга лаек, 2022 ел да 30 декабрьдә кыз бала туу белән тәмамланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International