Зәй районында 2023 елның беренче гаиләсе теркәлде

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 11-нче гыйнвар көнне яңа 2023 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2023 нче  елга беренче булып  теркәлгэн Радик һәм Милена Миннегуловлар.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын кунелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу – зур җаваплылык йөкләвен, Радик белән Миленага киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International