«Алтын» юбилярлар

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Бүген Иске Яңа ел алдыннан «Ныклы гаилә», «Гаилә. Тынычлык нигезе» проектлары һәм Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Рәшит һәм Фәния Зәкәриевларны Алтын туйлары белән котлады.

Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Зәкәриевларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International