2023 елның 14 гыйнвар аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Биккулов Наил Ривгат улы һәм Сәгыйдә Мәхмүт кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Биккуловлар гаиләсенең мәхәббәт тарихы 1973 елның кышкы матур көннәренең берсендә башланып китә. Беренче очрашу, беренче караш һәм гомерлек мәхәббәт!
Чирмешән районы Кара Ачкыч авылында туып үскән Наил абый белән Сәгыйдә апа, татар халкының гореф-гадәтләренә салынган "кыз урлау" йоласы белән үзләренең гаиләләрен корып җибәрәләр.Элеке заманда яшь парларның авыл буйлап җитәкләшеп, кочаклашып йөрү юк иде. Күз карашы белән бар нәрсә дә хәл ителә иде.Сәгыйдәның матурлыгына хайран калган Наил, бер нингә дә карамастан аның йөрәген яауларга була.Наилнең башына «кыз урлау» уе килә, абыйларын һәм дусларын котыртып, председателдән машина алып, 23 яшьлек кайнар канлы егет Сәгыйдәнең эштән кайтканын көтеп урлап китмәкче була, ләкин Сәгыйдә яшь булуына карамастан бик җитез һәм тапкыр булып чыга. Иптәш кызлары белән качып өлгерәләр.
1979 елга кадәр Наил абый белән Сәгыйдә апа Кара Ачкыч авылында хезмәт итәләр, Наил абый гомер буе тракторист һәм комбайнер булып хезмәт куя, тырыш һәм җаваплы хезмәткәр, почетлы грамоталарга лаеклы була.
1979 елда Әлмәт районы, Молодежный поселогына яшәргә күчеп киләләр.Сәгыйдә апа норка үстерү белән шөгелләнә башлый.Күпмедер вакыттан соң Сәгыйдә апа повар белемен үзләштерә, садик һәм мәктәптә повар булып эшли.
Наил абый белән Сәгыйдә апа еллар авыр дип тормаганнар, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле, балалар үстергәнсез.
Лаеклы ялга чыгар алдыннан Наил абый белән Сәгыйдә апа СМП-Нефтегаз оешмасында, Наил абый тракторист, Сагыйдә Апа повар булып эшлиләр.
Хәзерге көндә Наил абый белән Сәгыйдә апа Әлмәт районы Кәләй авылында, кадерле әти-әни, бәхетле әби-бабай булып блалары һәм 9 оныклары белән гомер кичерәләр.!