Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева «Сонатал» мәктәбендә үткәрелгән дәрестә чыгыш ясады

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Туу турында таныклыкны кайда һәм ничек алырга?

Балага әнисенең һәм әтисенең фамилияләрен кушып бирергә мөмкинме?

Нинди исемнәр хәзер иң популяр?

ГХАТ Идарәсенең хокук тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева «Сонатал» имин бала табуга әзерләнү мәктәбенең чираттагы дәресендә әлеге һәм башка сорауларга җавап бирде. Әлеге дәресләр хатын-кызлар консультациясендә уза.

Монда әниләр бала карау турында да, барлык кирәкле документларны рәсмиләштерү  турында да бик күп файдалы мәгълүмат алалар. Дәресләр хатын-кызлар консультациясендә һәр җомга көнне бушлай һәм ирекле нигездә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International