Яңа елның беренче пары безнең хәтеребездә матур, яшь һәм креатив кияү һәм кәләш булып калачак! 2023нче елның 13нче гыйнвар көнендә Рамил һәм Алина Корбановлар быелгы туйлар сезонын ачып җибәрделәр.
Алар танышкач та бер берсенә гашыйк булулары, тормыш юлын бергә үтәргә карар кылулары турында сөйләделәр. Бүген яшьләр беренче гаилә документын - никахлашу турында таныклыкларын алдылар.