Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2023 елның беренче эш атнасында 22 пар никахларын законлы рәвештә теркиләр. Шулай ук 2023 ел башыннан Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 50 сабый тууы теркәлгән. Шуларның 17 малай һәм 33 кыз. Бу айның сирәк исемнәре Тамина, Хәят, Имир, Айна булды.
ГХАТ идарәсе белгечләре бәхетле гаиләләрне тормышларында әһәмиятле вакыйгалар белән котлыйлар. Гаиләгез мәхәббәт һәм шатлык белән тулып торсын. Сәламәт булыгыз һәм бәхет сезнең йортыгызны көн саен яктыртсын.