ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

      2014 елның  9 нчы декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә  ГХАТ  идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 8 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Булат Алмаз улы Закиров –Алмаз һәм Гөлназ Закировлар гаиләсендә көтеп алынган бала.

       9 декабрь көне район үзәгендә Ватаныбыз батырлары көненә багышлап   митинг үтте.

 Районның ветераннар Советы председателе Римма Троицкая, районның комиссариат мобилизация бүлеге башлыгы Владимир Токарев, Әфганстан сугышы ветераннары митинигта катнаштылар.

9 декабрь көнне Рәсәйдә Ватаныбыз Геройларын искә алу көне билгеләп үтелә. Ватаныбыз Геройларын искә алу көне – безнең өчен бик мөһим дата. Ул тарихи традицияләрнең дәвамы һәм илебез геройларының күрсәткән батырлыкларын данлау көне. Һәр ил үз геройлары белән горурлана. Алар үрнәгендә яшь буын тәрбияләнә.

Юбилярларның беренче танышулары  вакытында Сашага әле 2 генә яшь була.  Шуннан соң бала һәм үсмер вакытларында гайлә бәйрәмнәрендә аларга еш очрашырга туры килә. Ел артыннан ел уза, безнең юбилярлар да үсеп буйга җитәләр. 1984 елда Александр армия сафларына алына. Ул хезмәт иткән хәрби часть Украина республикасы  Черниговка олкәсенең Припять шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан була.  1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә шартлау булганнан соң, Александр авария булган урында алгы сафларда хезмәт куя. Казан шәһәренең Ямашев урамында урнашкан һәйкәлдә Александр Литвак исеме дә алтын хәрефләр белән уелып язылган.

      2014 нче елның 9 нчы декабрендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

Агымдагы елның 9 нчы декабренда Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә “Яшә туган  авылым” дип исемләнгән күләмле чара булып узды. Ул Смыловка авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан Орденының тулы кавалеры Александр Алексеевич Заевка һәйкәл ачу тантанасыннан башланды.

Норлат авылы мәдәният йортында 50 ел бергә тормыш иткән юбилярларны котладылар. Алтын юбилярларга Норлат авылы администрациясе тарафаннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Өч пар: Равил һәм Фәния Ганиевлар, Шамил һәм Равия Гарафовлар, Шамил һәм Әлфия Насыбуллиннар үзләренең озын гомерле бәхетле гаилә серләре белән уртаклышты.


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

«Алтын» һәм «бриллиант» юбилярлар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр. Ныклы гаилә дәүләтебезнең дә, шәһәребезнең дә зур байлыгы.

2014елның 8 декабрендә 14 яшь апаслы һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. 14 яше тулган егет-кызларга тантаналы төстә паспортлар бирелде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте , ЗАГС бүлеге һәм мәдәният бүлеге оештырган кичә эчтәлекле дә, тәэсирле дә булды.

Актаныш муниципаль районында 1 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр Инвалидлар Декадасы үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International