Агымдагы елның 9 нчы декабренда Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә “Яшә туган авылым” дип исемләнгән күләмле чара булып узды. Ул Смыловка авылында Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан Орденының тулы кавалеры Александр Алексеевич Заевка һәйкәл ачу тантанасыннан башланды. Яшь буында туган илгә мәхәббәт, патриотизм кебек хисләр тәрбияләүдә әлеге чараның әһәмияте, һичшиксез, бик зур. Авыл өчен әлеге әһәмиятле вакыйга турында сөйләгәндә, Сухрау авыл җирлеге башлыгы Илшат Галимов һәйкәлнең нәкъ менә 9 нчы декабрьдә – Ватаныбыз геройлары көнендә ачылуы үзе үк бик мөһим, дип ассызыклап әйтте. Алга таба кунаклар, ә алар арсында Түбән Кама Башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Башкарма комитетының җитәкчесе урынбасарлары Лида Тартмина һәм Альфред Нигъмәтҗанов һәм башкалар бар иде, Сухрау мәктәбенең ишегалдына үттеләр. Биредә авыл мәктәбе белән балалар бакчасын тоташтырган Миләшләр аллеясы һәм анда урнашкан кече архитектура формасы Дуслашу эскәмиясен ачу тантанасы булды. Бәйрәм Сухрау авыл Мәдәният йортында дәвам итте. Биредә Әфганстан җирендә хезмәт итеп кайткан ветераннарга медальләр тапшырылды, гаилә юбилейларын билгеләп үткән парлар тәбрикләнде, хезмәт ветераннарына рәхмәт сүзләре әйтелде. Түбән Кама районы ГХАТ идарәсенең җитәкчесе урынбасары Зөфәр Гарипов авыл гаиләсе проблемалары белән һәрдаим кызыксынып торучы, кулыннан килгәнчә ярдәм итүче Сухрау авыл җирлегенең депутаты Сергей Брусовка ГХАТ идарәсе исеменнән рәхмәт хаты тапшырды. Моннан тыш Мәдәният йортында авыл халкының кулдан эшләнеп бәйләнгән, чигелгән, тегелгән әйберләре тәкъдим ителгән күргәзмә дә эшләде.