Мөслим муниципаль районында Геройлар Көне

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

9 декабрь көнне Рәсәйдә Ватаныбыз Геройларын искә алу көне билгеләп үтелә. Ватаныбыз Геройларын искә алу көне – безнең өчен бик мөһим дата. Ул тарихи традицияләрнең дәвамы һәм илебез геройларының күрсәткән батырлыкларын данлау көне. Һәр ил үз геройлары белән горурлана. Алар үрнәгендә яшь буын тәрбияләнә. Нәкъ шушы көнне Рәсәйдә Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерлары белән беррәттән яу кырында кыюлык һәм тәвәкәллек күрсәткән батырларны тәбриклиләр.

2014 елның 9 декабре көнне Мөслим муниципаль районы Җиңү паркында да Ватаныбыз Геройларын искә алу көне уңаеннан тантаналы митинг узды. Сугыш ветераннары бу көнне игътибар үзәгендә булды. Район Башлыгы Р.Х.Муллин һәм районыбыз кунаклары – татар әдәбияты көннәренә килгән республикабыз язучы һәм шагыйрьләре ветераннарны тәбрик итеп, аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Дан мемориалына һәм мәңгелек утка чәчәк букетлары һәм веноклар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International