2014 елның 9 нчы декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 8 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Булат Алмаз улы Закиров –Алмаз һәм Гөлназ Закировлар гаиләсендә көтеп алынган бала.
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур эчтәлекле, җиңел әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Исемнең җисеменә туры килүен теләгән һәм тәэмин иткән. Балага исем кушу – бик җаваплы зур һәм мөһим вакыйга.
Гарәп телендә Булат исеме «яхшы корыч» дигән мәгънә белдерә.
Хөрмәтле Алмаз Азамат улы һәм Гөлназ Илгизәр кызы!
Сабыегыз сәламәт булып, сезне куандырып, сездән үрнәк алып яшәсен һәрчак. Ихластан гаиләгезне котлыйбыз!