9 декабрь көнне “Казан” Гаилә үзәгендә Литвак Александр Евгений улы белән Френкель Бэлла Аркадий кызының көмеш туй юбилее узды.

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Юбилярларның беренче танышулары  вакытында Сашага әле 2 генә яшь була.  Шуннан соң бала һәм үсмер вакытларында гайлә бәйрәмнәрендә аларга еш очрашырга туры килә. Ел артыннан ел уза, безнең юбилярлар да үсеп буйга җитәләр. 1984 елда Александр армия сафларына алына. Ул хезмәт иткән хәрби часть Украина республикасы  Черниговка олкәсенең Припять шәһәреннән ерак түгел генә урнашкан була.  1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электростанциясендә шартлау булганнан соң, Александр авария булган урында алгы сафларда хезмәт куя. Казан шәһәренең Ямашев урамында урнашкан һәйкәлдә Александр Литвак исеме дә алтын хәрефләр белән уелып язылган.

Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Александр  гаилә мәҗлесендә яшь  һәм чибәр, ул вакытта студент булган Бэлланы кабат очрата.Шул көннән  алып  бүгенге көнгә кәдар  алар бергә матур гаилә корып ике батыр ул үстерәләр.

Юбилярларны котлап кичәне алып баручы аларга көмеш туй сертификаты тапшырды. Аларның исемнәре “Казан” Гаилә узәге почетлар китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International