9 декабрь көне район үзәгендә Ватаныбыз батырлары көненә багышлап митинг үтте.
Районның ветераннар Советы председателе Римма Троицкая, районның комиссариат мобилизация бүлеге башлыгы Владимир Токарев, Әфганстан сугышы ветераннары митинигта катнаштылар.
Ватан батырлары көне - бу тарихта гореф-гадәтләрнең дәвамы һәм батырлар кылган җиңүләргә хөрмәт. Революциягә кадәр бу көнне бөтен батырларны искә алганнар – гади солдаттан башлап башкомандующиягә кадәр.
Бу чарада “Әфганстанда 25 ел элек сугыш бетү истәлегенә ” чыгарылган медален Патрики авылыннын Владимир Артюхин һәм Түбән Ослан авылыннан Владимир Носыревка тапшырдылар.