Шушы елның 14 ноябрендә Кама Аланында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Демьян Павлович Кобяковка 90 яшь тулды.
90 яше тулганны көнне, ветеранны котларга, җирле үзидарә советы депутаты Татьяна Романова һәм ГХАТ бүлеге белгече Әлфия Хаппанова килгән иде. Алар юбилярны Кама Аланы башлыгы Александр Павлов исеменнән тәбрикләп, аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм кышкы суыкларда тәнне генә түгел, җанны да җылтырлык җылы юрган бүләк иттеләр.
Мамадыш районы ЗАГС бүлеге коллективы сәламәтлеге чикләнгән райондашлары тормышын яхшыртуда үз өлешен кертә.
2012 елның 31 маенда Россия Президенты Владимир Путин илебездә яңа традиция башлап: 90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарга котлау хатлары җибәрү турында күрсәтмә кабул итте. Президент котлавы юбиляр-ветераннарның туган көненә туры китереп тапшырыла.
50 ел элек – 1964 нче елның 6 декабрендә Фоат Хәсәнҗан улы белән Роза Ибраһим кызы икесе бер карарга килеп гайлә учагын кабызып җибәрәләр. Алар гомер буена бер-берсенә тугры калып, мәхәббәт утын сүндерми яшәргә вәгъдә бирәләр. Үзенең тормыш мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән 50 ел гомер сизелми узып та киткән. Бүген “Казан” гаилә үзәгендә Хәмдиевлар үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм көнендә алар үткәнгә әйләнеп кайтып, тәүге очрашу, мәхәббәт аңлату, вәгъдәләр бирешү кебек бәхетле мизгелләрне кабат күңелләрендә яңарттылар. Аларның гайлә ныклыгы инде еллар белән сыналган һәм һәркемгә үрнәк булырлык.
Алабуга районыннан гына да 395 кеше Чечен сугышында катнашкан, аларның 13 е офицерлар. Орден һәм медальләр белән 29 алабугалы бүләкләнгән. Өчәү ул сугыштан кайтмады. Традиция буенча бер минут тынлык белән һәлак булганнарга хөрмәт белдерделәр һәм митингта катнашучылар һәйкәл алдына чәчәкләр салды.
Бу көн Болгар шәһәреннән Алсу Фәсхетдинова һәм Буадан Ранис Садыйков өчен аеруча истәлекле булды.
Агымдагы елның 5 нче декабренда Түбән Кама муниципаль районы Кармалы авылының Мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән авыл халкы өчен үзешчән артистлар катнашында концерт узды. Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина инвалидларга ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзерлеген белдерде, алар адресына күп кенә җылы сүзләр әйтте. Кармалы, Елантау, Иске Чишмә авылларының артистлары исә, концертка килгән Һәр кунакның да күңелен күрергә теләп, бик күп матур номерлар күрсәттеләр.
Баулы районы ГХАТ бүлегендә Хабиповлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы гаилә күпләр өчен үрнәк булып тора.