ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2015 ел
шимбә

7 февраль көнне Мөслим районында “Татарстан чаңгы юллары – 2015” спорт бәйрәме узды. Бәйрәмдә 800дән артык кышкы спорт төрләрен сөюче, барлык оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, шул исәптән ГХАТ бүлеге дә катнашты. Бәйрәм театральләштерелгән күренеш һәм концерт белән башланып китте. Массакүләм чаңгыда шуудан кала канат тарту, чанада шуу ярышлары да оештырылган иде.

2015 нче елның 7 февралендә Чаллы шәһәренең Яр буенда бөтен – күләм “Чаңгы ярышлары” узды. Бөтен Россия масса – күләм ярышлары  1982 нче елдан бирле уздырыла. Ярышларда ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре дә катнашты.


6
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 6 февральдә Апас районы башкарма комитетынның актлар залында  21 яшь апаслыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданының төп документы – паспортлар бирелде.
Баулы муниципаль районында тантаналы рәвештә 18 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.
2015 елның 6 февраль көнне Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында 11 яшь Рәсәй гражданнарына паспорт тапшыру тантанасы үткәрелде.

Мамадыш районы Урманчы авылында гомер итүче тыл ветераны Елизавета Гуминская 5 нче февральдә үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Бәхетле юбилярны туган көне белән авыл җирлеге башлыгы Анатолий Ильин һәм сәркәтип Илмира Мөгминова тәбрикләде.

    Ринат һәм Мария 1961 елда Казан шәһәренең яңа интернат-мәктәбендә 9 сыйныфта танышалар. Мария  Ринатка  беренче күрү дә үк гашыйк була. Алар арасындагы дустанә мөнәсәбәт, мәктәпне тәмамлаганда олы мәхәббәткә әверелә. Һәм 1965 елның 6 февралендә алар үзләренең язмышларын мәңгегә  бергә  бәйлиләр.

Үзе сөйләвенчә, аңа фашист басып алучылары белән  сугышырга туры килмәгән, хәрби хезмәтне ул Япония чигендә узган һәм самурайларга каршы сугышта катнашкан. Шуңа күрә Бөек Ватан сугышында катнашучы статусын хаклы  рәвештә йөртә.


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның 5 нче февраленда Түбән Кама районы Сухрау авыл җирлегендә “Чәйгә рәхим итегез” дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.
2015 нче елның 4 февраль көнендә Түбән Кама ГХАТ идарәсендә юбилейлы 13 – меңенче Ана (гаилә) капиталына Дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы булып узды. Юбилейлы номерлы сертификат Логиновлар гаиләсенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International