2015 елның 6 февральдә Апас районы башкарма комитетынның актлар залында 21 яшь апаслыга тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданының төп документы – паспортлар бирелде. Әлеге истәлекле һәм дулкынландыргыч чарага егет-кызлар әти-әниләре, хәтта дәү әтиләре белән килгәннәр иде. Район хакимияте, ЗАГС бүлеге, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән узган кичәдә республиканың яшьләр үзәге һәм спорт-патриотлык үзәге вәкилләре дә катнашты.