ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Казанда чираттагы тапкыр “Россия чаңгы юллары-2015” спорт ярышлары узды. Бүген иртәдән гаиләләре белән казанлылар һәм хезмәт коллективлары Залесный бистәсендә “Кояшлы” лагере территориясендәге ярышлар уза торган төп мәйданчыкка җыелды. Ярышларда  Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ГХАТ идарәсе хезмәткәләре дә катнашты.

Традиция буенча, быел да берничә төркемле старт игълан ителде: спортчылар старты, 1 мең метрга гаилә белән йөгерү, 2,5 мең метрга VIP-узыш, шәһәр районнарының массакүләм узышлары, шулай ук вузлар һәм ссузлар узышлары.

Старт, гадәттәгечә, Танайка урманында башланды. Бу көнне Алабугада берьюлы 2564 кеше чаңгыга басты. 4,5 мең кеше чаңгычыларны һуплап, урманга ял итәргә чыкты. Стартта профессионаллар да, мәктәп укучылары, югары, урта  белем бирүче уку йортлары студентлары, пенсия яшендәгеләр дә басты. Спорт ярышлары бәйрәм төсен алды, урман шау-гөр килеп торды.

2015 елның 8 февралендә Әлмәт шәһәрендә районның төрле оешмалар хезмәткәрләре, аларның җитәкчеләре, уку йортлары укучылары һәм студентлары, шулай ук ГХАТ идарәсе белгечләре, һәм гомүмән, барлык теләүчеләр катнашында “Татарстан-2015 чаңгы юллары” массакүләм ярышлары үткәрелде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов ярышны башлап, катнашучыларга күтәренке кәеф һәм уңышлар теләде.

Елда үткәрелә торган чаңгы ярышы быел 8 февраль коненә туры килде. Ярышта олысы-кечесе теләп катнаштылар. Көн салкын булуга карамастан ярышта катнашучыларын да, көч өстәп торучыларның да күңелләре көр иде.

Чаңгы бәйрәменә кече яшьтәге мәктәп укучыларыннан башлап, ата-аналар, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, барлык җитәкчеләр чыкты. Башка еллардан аермалы буларак, быел район үзәгендә узган чаңгы ярышында авыл җирлекләре башлыклары һәм  барлык мәктәпләрнең директорлары да катнашты

Спорт чарасы Усад авылындагы автодромда  узды. Анда бөтен районнан спортның әлеге кышкы  төрен  яратучылар  җыелып  килде.

Байлар Сабасында 7, 8 февраль көннәрен дә «Россия чаңгы юлы – 2015» һәм «Бөтендөнья чаңгы ярышы - 2015» узды.

7
февраль, 2015 ел
шимбә
Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бергә тормыш корып яши башлауларының алтын юбилеен Астафьевлар гаиләсе билгеләп үтте. Виктор Андреевич белән Тамара Александровна  Мари Эл республикасының Дубовский поселогында очрашып танышалар.
2015 нче елның 6 нчы февраленда Түбән Кама районы Сосновка авыл җирлеге Благодатное авылының Мәдәният йортында “Җирдәге тормыш хакына” дип исемләнгән шигырь укучылар  бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгедә авыл мәктәбенең барлык укучылары да бик теләп катнашты. Балаларның әзерлекләре дә югары булу сәбәпле мәртәбәле жюрига җиңүчеләрне билгеләү дә җиңелләрдән булмады.

7 февральдә Баулы шәһәрендә «Россиянең чаңгы юллары-2015» бәйгесе үтте. Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында Баулы районы спорт сөючеләре дә көч сынашты. Ярышны район башлыгы Р.Х.Гатиятуллин тантаналы рәвештә  ачып җибәрде һәм беренче булып чаңгы юлына басты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International