Спорт чарасы Усад авылындагы автодромда узды. Анда бөтен районнан спортның әлеге кышкы төрен яратучылар җыелып килде.
Спорт бәйрәменең тантаналы ачылышында Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов катнашты. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы, ярышларның баш судьясы Нәфис Миңнебаев чаңгы узышында катнашучыларга матур теләкләр белән мөрәҗәгать итте. Ул быелгы “Россия чаңгы юлы”ның безнең спорт державасы булуыбызны раслаган Сочи Олимпиадасы уздырылуга бер ел тулган көннәр-дә узуын билгеләп үтте. Чаңгы ярышлары ел саен һаман күбрәк кешене үзенә җәлеп итә, моның нәкъ менә шулай булуын Усадта да күрергә була иде. Узышларда берничә йөз кеше, шул исәптән 143 җитәкче катнашты. Барлыгы 22 узыш булды, 10 сы – мәктәп укучылары арасында, 12 се – төрле яшьтәге өлкәннәр арасында.