Чаңгы бәйрәменә кече яшьтәге мәктәп укучыларыннан башлап, ата-аналар, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, барлык җитәкчеләр чыкты. Башка еллардан аермалы буларак, быел район үзәгендә узган чаңгы ярышында авыл җирлекләре башлыклары һәм барлык мәктәпләрнең директорлары да катнашты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, спорт костюмын киеп, бирегә беренчеләрдән булып килде. Ярышта да финиш сызыгын беренчеләрдән булып узды.
Быелгы“Россиянең чаңгы юллары” бәйгесенең формаль рәвешкә генә кайтып калмыйча, чып-чынлап бәйрәм төсе алуын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да билгеләп үтте. Димәк, кайбычлыларның күбесе сәламәт яшәүгә өстенлек бирә.