Байлар Сабасында 7, 8 февраль көннәрен дә «Россия чаңгы юлы – 2015» һәм «Бөтендөнья чаңгы ярышы - 2015» узды. Ярышта барысы да бар иде, ул балалар бакчасына йөрүчеләр дисеңме, мәктәп балалары, студентлар, спортчылар, яшьләр, эшчеләр, олкән буын һәм башкалар. Барлыгы 1200 кеше катнашты. Барлык кеше мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.