Түбән Кама ГХАТ идарәсендә Астафьевларның гаиләсенең алтын туйларын билгеләп үттеләр

2015 елның 7 феврале, шимбә

Түбән Кама ГХАТ идарәсендә бергә тормыш корып яши башлауларының алтын юбилеен Астафьевлар гаиләсе билгеләп үтте. Виктор Андреевич белән Тамара Александровна  Мари Эл республикасының Дубовский поселогында очрашып танышалар. Тугызынчы–унынчы сыйныфларда бергә укырга туры килә аларга. Озак та үтмәстән, алар бер-берсе өчен бик якын, бик кирәк булуларын аңлап, гаилә кору кирәклеге фикеренә киләләр.  Ләкин галиҗәнап язмыш аларны аерып куя. Яшь егет Виктор армиягә китә, Тамара институтка укырга керә. Алар 1965 елның февраль аенда гына өйләнешәләр. Түбән Кама шәһәренә Астафьевлар 1969 елда күченеп килә. Һәм дистәләрчә еллар дәвамында  яшь каланың ныгып, үсеп, зураюына шаһит булып яши алар. Шуңа да Түбән Каманы туган шәһәрләре итеп күрә дә Астафьевлар. Виктор Андреевич белән Тамара Александровна 4 бала тәрбияләп үстерә.

Алтын юбилейлары хөрмәтенә Астафьевларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Мауктау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International