Старт, гадәттәгечә, Танайка урманында башланды. Бу көнне Алабугада берьюлы 2564 кеше чаңгыга басты. 4,5 мең кеше чаңгычыларны һуплап, урманга ял итәргә чыкты. Стартта профессионаллар да, мәктәп укучылары, югары, урта белем бирүче уку йортлары студентлары, пенсия яшендәгеләр дә басты. Спорт ярышлары бәйрәм төсен алды, урман шау-гөр килеп торды.