ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Татар Сараланы авыл җирлегенең отчет сессиясендә район башлыгы урынбасары И.Н. Тимиршина белән авыл җирлеге башлыгы бергә 50, 55 ел торган юбиляр гаиләләрне котладылар. Тантаналы төстә юбилярларга район башлыгы М. Афанасьев исеменнән акчалата бүләкләр тапшырылды.

10 нчы февраль көнне Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенең конференц залында Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2014 нче ел нәтиҗәләре һәм 2015 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды.

2014 елның 10 февраль көнендә Арча районы башкарма комитеты хезмәткәрләре мылтыктан ату һәм фигуралы конькида шуу буенча ГТО нормаларын үтәүдә актив катнаштылар. Бәйгеләр Арча педагогия көллиятенең спорт базасында һәм Боз сараенда узды.

2015 елның 9 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2014 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2015 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

2015 нче елның 9 февралендә Балтач районында  бөтен Россия масса-күләм “Чаңгы ярышлары-2015” узды. Ярышны тантаналы рәвештә башкарма комитеты җитәкчесе Р.И.Шакиров ачып җибәрде. Ярышларда ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә актив катнашып, бүлек мөдире З.Р.Әхмәтханова хатын-кыз җитәкчеләр арасында өченче урынга лаек булды.

8 февраль кояшлы аяз кондә “Россия чаңгы юлы” Бөтен Россия акциясе кысаларында район үзәгенең мәктәп күлендә төрле яшь һәм дистанциядә чаңгы ярышлары узды. Анда сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның яшедә, карты да көч сынашты.

ГХАТ бүлегенең белгечләре яшь әти-әнине бала туу белән котладылар. Россия гражданы булуы белән балага туу турындагы таныклык тапшырылды.

Актаныш муниципаль районында атна саен спорт ярышларын үткәрү матур гадәткә керде. Бу атнаның якшәмбе көнендә чаңгы трассасында гөрләп чаңгы ярышы үтте. Ярышта балалар бакчаларыннан башлап - бөтен мәктәпләр, укытучылар, оешма җитәкчеләре, район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, хезмәткәрләре актив катнашты. Район ЗАГС бүлеге  дә ярышның алгы сафында булды.

Лаеш муниципаль районы Атабай авылы җирлегендә 2015 елда беренче булып игезәк кыз балалар Риана һәм Раяна тудылар. Бу вакыйга балаларның әти-әниләре өчен онытмас зур вакыйга булып истә калачак.

9 февраль көне  Югары Ослан муниципаль  районы Олы Мəми авыл җирлегендә Сучковлар гаиләсе Николай улы Александр  һәм Сергей кызы Клавдия 50 ел бергә тигез гомер итүләрен,алтын  туйларын билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International