10 нчы февраль көнне Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенең конференц залында Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2014 нче ел нәтиҗәләре һәм 2015 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды. Чакырылучылар арасында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе А.Б.Семенычев, районның прокурор ярдәмчесе, Тәтеш районы суд приставлары хезмәте бүлеге башкаручысы, “Авангард” газетасы редакторы, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова һәм Кама Тамагы почтамты начальнигы да бар иде.
Доклад белән Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова чыгыш ясады.Ул үзенең докладында идарәнең һәрбер юнәлеше буенча эш нәтиҗәләре белән кыска һәм аңлаешлы итеп таныштырды. Ахырдан ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Диановага,район гражданнарының социаль иминлеге һәм пенсия тәэминатын югары күтәрүдә Пенсия фонды белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итүе өчен, рәхмәт хаты тапшырылды.